Ашытбашта аю умарталарны туздырган (ВИДЕО)
Бу хәл узган төндә булган.
«Узган төндә безнең умарталыкка (урманда) аю кергән, – дип шалтыратты Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров. – Ике умартаны аударган, берсенең 17 рамын, икенчесенең берничә рамын урман эченә ташып ашап киткән, чыбыклары гына калган».
Аюларның бал яратканын кечкенәдән китаплардан укып беләбез. Хәзер алар безнең урманнарда да гадәти җанварга әверелеп бара. Аларга тияргә ярамый – Кызыл китапка кертелгәннәр. Умарталыкларга кермәсеннәр өчен тимер чыбык сузып бушаган консерв банкалары эләргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев