erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ат халкымның юлдашы һәм моңдашы да: Яңа Кырлайда ат көне ничек узды?

Гармун моңыннан башка нинди “Ат көне” инде ул! Җигүле атлар янында өздереп гармун уйныйлар!

Мондый күңелле манзарага ничек килми каласың! Әнә Балтачтан Мансур Сәләхов бизәлгән, җигелгән аты белән ел саен киләм, йөрәк түзми, килми кала алмыйм, ди. Атын бизәп тә караган! Аты исәнләшкәндәй башын селкегән саен кыңгыраулары чыңлый... Сөрдедән Рүзәл Хәмидуллин: “Шушы бизәлгән атыбыз белән дүрт атыбыз бар”, – дип сөйләде. “Ат тоту файдалымы?”. “Кемдер балыкка йөри, кемдер ауны ярата, безнеке шушы ат инде. Үзем ветврач булып эшлим. 1997 елда эшли башладым. Ул вакытта машина юк. Кая ул без яшьләргә машина... Күрше авылга эшкә йөрисе бар. Башта атта йөрдек, хәзер машина...”. 

...Матур итеп бизәлгән җигүле атлар тезелешеп, уйнак-лап мәйданга керделәр. Юл бирегез, дуслар, атлар килә! Җырлы, гармунлы, матур арбалы, тарантаслы атлар мәйдан әйләнделәр. 
Сәхнәгә район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов күтәрелде. Кунакка Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин да килде.

“Быел Гаилә елы да бит әле. Ат ул электән гаилә әгъзасы булган дисәк тә ялгыш булмас, – дип сөйләде Илшат Нуриев. – Ат гаиләгә хезмәт итүче, туендыручы булып торган. Атсыз гаилә бик сирәк булгандыр. Без бүген балачактан, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыздан күңелебезгә сеңеп калган хөрмәт, рәхмәт хисләрен дусларыбызга-атларыбызга җиткерәбез”. 

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов: “Яңа Кырлайда ат көне 2015 елдан үткәрелә башлады. Менә ниде 9нчы ел уздырыла бу бәйрәм, – дип сөйләде. – Озын арага ярыш 40 км.дан башланган иде, менә хәзер 160 км.га җитте. Күз алдына китерү өчен бу якынча Арчадан Алабугага кадәр ара. Ярышлар Россиянең ат спорты федерациясе белән берлектә уздырыла. Елдан-ел “Ат көне” куәтләнә бара”.

Кунаклар җигүле атлар хуҗалары белән күрешеп, хәлләрен сорашып, төрле уен-күргәзмәләрне карап үттеләр. Ат асрау өчен кирәк-яраклар, тимер торбалардан эшләнгән абзар, тагарак, файдалы витаминнар – эшмәкәрләр үз товарларын тәкъдим иттеләр.  Ә уен-ярышларның ниндиләре генә юк иде! Ат аягын чистартып дагалау, ат арбасын тартып йөрү, кем күбрәк кымыз эчә, өчпочмак ашый ала, оста итеп шашка уйный, рәхим ит, уйна, ярышларда катнаш, бүләк ал! Гаилә елы уңаеннан гаилә эстафетасы да оештырдылар. Әни кеше чиләк-көянтә белән йөгереп су алып кайта, әти кабартылган “чүкеч” белән шарны шартлата, бала уенчык атта чаба...

Атны җигеп, арбасына йөк төяп, билгеле бер арага чабып барып, йөкне бушатып, яңадан кире кузгалган урынга чабып кайту ярышын шулай ук карап торырга күңелле. Ярышта катнашучы ир-егетләргә генә җиңел булмагандыр. Иң җитезләрдән “Ак барс” агрокомплексы” ветеринария табибы Рамил Сибгатов булып чыкты. Үзе дә атлар тота. Ат җигү, йөк төяү-төшерүләр аңа яңалык түгел, ияләнгән эшләр.

Бизәлгән җигүле атлар арасында “Ватан” хуҗалыгыннан Илшат Касыймов атына беренче урын, Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов атына – 2нче, Балтач районыннан Фәннүр Сәләхов атына өченче урын бирелде. Бәйрәмгә килгән барлык 22 ат хуҗасына да бүләкләр тапшырылды.

Кыска арага (1800 м) ярышка иң беренчеләрдән булып татар атлары керде. “Барс РТ” кушаматлы атта Теләче районыннан “Сәгыйть Гыйниятуллин исемендәге” нәсел ширкәте аты килде. Аның артыннан шушы ук ширкәтнең “Алтын РТ” кушаматлы аты һәм өченче – Әлмәт районы “Татнефть” оешмасы аты “Кучум”. Татар атлары арасында Лениногорск районы фермеры Самат Нәбиуллин һәм Саба районы фермеры Илнар Гарипов атлары да бар иде.
Ярышта икенче булып чиста токымлы атлар кузгалды. Питрәч районы фермеры Рәмис Гайнуллинның “Монополь” кушаматлы атында Александр Александров беренчелекне алды. Арча, Мари Иле, Балтач, Балык Бистәсе районнары атлары да ярышта катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Стартка ярым чиста токымлы атлар тезелеп бас-ты. 12ләп ат. Кама Аланыннан шәхси эшмәкәр Рифнур Зәйнуллин аты “Султан Басс” иң җитезләрдән булып чыкты. Ярышта Арча, Казан, Балтач, Алексеевск, Питрәч атлары җитезлектә сыналды.

Дүртенче стартта Арча, Әтнә, Биектау районнары эш атлары катнашты.  Беренче урынны “Яңарыш” ширкәте өчен чапкан “Афина” атында Владимир Александров алды. 2нче булып финишка “Северный” хуҗалыгы өчен ярышта катнашкан “Славная” атында Алмаз Бәширов килде. Өченче нәтиҗә Көектән Рәсим Шәрифуллинның “Симпатика” кушаматлы атында Вилнур Гарифуллинда булды.

Ике ат өстендә кара-каршы бер-береңне егып төшерү ярышы “Аударыш”ны халык яратып карый. Быел бигрәк тә катнашучылар күп булды. 70 кг, 90кг, 90кг+ авырлыктагылар арасында оештырылды ярышлар. Курса-Почмактан Илнур Рамазанов 70кг. авырлыктагылар арасында җиңүче булды. Көрәшче егет. Котлыйбыз!

Озын ара ярышында атлар иртән иртүк кузгалды. 40км. арадагы ярышта Татарстан, Самара, Пенза өлкәләре, Краснодар крае атлары (дүртәү) ахыргача үттеләр. Беренче урынны Пенза өлкәсеннән Виктория Дворянкина үз атында (Каприоль-19) алды. Бу ярышта Татарстаннан Аделина Әһлиуллина (аты Валий-19) дүртенче нәтиҗәне күрсәтте. 
80км. араны Пенза, Самара, Липецк өлкәләре атлары (өчәү) үтте. Пенза өлкәсеннән Антонина Саркисян (Негмат Терск-18) җиңү яулады. 
100 км.ны Самара һәм Дагестан республикасы атлары (икәү) уңышлы үтте. Беренче урын Самара атында (Белфост-17), җайдагы - Павел Дзеранов.
120 км. ярышы яшүсмерләр һәм зурлар арасында ике категориядә оештырылды. Яшүсмерләр иярләгән Мәскәү атлары (икәү) җиңеп чыкты. Беренче нәтиҗә – “Тоскана-12” кушаматлы атта (җайдагы  Виктория Безрук). Икенче – Гета Марианна “Дизель-15” атында. 

Ә зурлар арасындагы 120 км.ярышта Кабардино-Балкария атлары (икәү) яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Екатерина Васильевада (Разумник-17) беренче урын, Ирина Тимченкода (Бон Пари-15) – 2нче нәтиҗә. Кызлар икесе дә бер-бер артлы финишка килде. Ял иткән арада сөйләшеп алдык. “Мин 6 яшьтән ат  секциясенә килдем, – дип сөйләде Катя Васильева. – Күп итеп атлар тотучы Рөстәм Батчаев атларында шөгыльләнәбез. Мин үзем хәзер атлар белән эшлим, тренер. Без Арчага сишәмбе төнлә килеп җиттек. Атлар юлны әйбәт кичерделәр. Шимбә көнгә кадәр ял итеп, атларны йөртеп ярышка әзерләндек”.

– Арчада, гомумән, Татарстанда мин беренче тапкыр, – дип сөйләде Кабардино-Балкария республикасы атлары хуҗасы Рөстәм Батчаев. – Арчаны, кешеләрен бик ошаттым. Башка елларны тренерым килә иде. Атларны күп тотабыз. Спорт өчен, ял, күңел өчен асрыйбыз. Атлар таулар арасында, табигать кочагында йөри”.

– Озын арада катнашучы һәр атның ветеринария картасы бар, – дип сөйләде Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән белгечләр. – Һәр этапны (20-30 км) үткән саен, атның пульсы, йөрәк эшчәнлеге, физик халәте тикшерелә. Озын ара ярышында атны кызу алып барырга ярамый. Шунлыктан, пульслары югары булып, кайбер атлар ярыштан төшеп калдылар.  

Озын арага ярыштан барысы 8 ат төшеп калды: 160 км.да – ике ат, 100км.да – берәү, 40 км.да – 5 ат. Биектаудан башка елларны беренче урыннарны алган Адилә Госманова да ярыштан аты белән төшеп калды.
Барысы “Ат көне”ндә 160лап ат катнашты, диделәр. Ә мәйдан җыр-биюләр белән шау-гөр килеп, шашлыклар, пылаулар пешеп торды.  Казаннан артистлар да кайткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев