Татарстанда җиңеләйтелгән ОГЭ тапшырган укучылар 10 нчы сыйныфка күчә алмаячак
Бу чара һәр укучыга белем алу мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан кертелә.
Татарстанда җиңеләйтелгән гомуми дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыруны сайлаган тугызынчы сыйныф укучылары 10 нчы сыйныфка күчә алмаячак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, әлеге категория укучылар өчен һөнәри белем бирү юнәлеше тәкъдим ителә. Алар 40 төрле белгечлек буенча көллиятләргә укырга керә алачак. Эксперимент кысаларында каралган һөнәрләр арасында график дизайнер, ветеринар, слесарь, нефть эшкәртү операторы, флорист, фермер, машинист һәм башка белгечлекләр бар.
әамис Мөҗипов аңлатканча, әгәр укучы сайлаган көллияттә бюджетлы урыннар җитмәсә, аңа башка уку йорты тәкъдим ителәчәк. Бу чара һәр укучыга белем алу мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев