Әти-әниләр дә кушылды
Даими ярдәм оештыралар
Мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга даими ярдәм оештыра.
“Соңгы гуманитар йөк белән генә дә алар бер миллион сумнан артык бәягә ярдәм күрсәттеләр”, – дип хәбәр итте безгә район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова.
Район мәгариф идарәсе, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре ярдәм итүгә чын күңелдән алындылар һәм ел дәвамында бу эшкә зур өлеш керттеләр. Моңа әти-әниләр дә кушылды. Укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады, нәрсәдер эшләргә тырышты, солдатларга хатлар яздылар, рәсемнәр ясап җибәрделәр. Ел дәвамында алар нинди генә эш башкармады – азык-төлек тә җыйдылар, кием-салым, гигиена чаралары, юеш сөлгеләр, перчаткалар, газ баллоннары алдылар, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләделәр. Кайбер мәктәпләр токмач кисте, икенчеләре мендәрләр текте, өченчеләре коры ашлар ясады, маскировка өчен челтәрләр үрде, окоп шәмнәре ясады һәм башкалар. Акча да күп җыелды. Бу хакта безгә Алия Фәйзрахманова хәбәр итеп барды. “Гараж каплар белән шыплап тулды инде”, – диде ул берсендә.
Болар барысы да уку елы барышында эшләнде. Әмма укытучылар һәм балалар бакчалары коллективлары каникул көннәрендә дә бу юнәлештә эшне туктатмаган. Соңгы гуманитар йөк белән җибәрү өчен алар яңадан дәррәү күтәрелгән. Шулай алар илебез сакчыларына бөтен күңелләрен биреп, тизрәк җиңү яулап кайтуларын теләп ярдәм күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев