Әтиемнең әтисе сугышта алган яралардан вафат була
Республика халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында истәлекләрен барлап, “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә язмалар урнаштырды. Арчалар да әлеге акциягә кушылып, хатирәләре белән уртаклашты. Әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МинемГеройМинемГаилә хэштегы белән куелган язмаларны үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз. Түбәндә «Арча хәбәрләре» редакциясенең тәрҗемәчесе Гөлзия Нәбиуллина язмасы
Әтиемнең әтисе Хәйруллин Габдрахман Хәйрулла улы 1908 елны Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Яңавыл авылында дөньяга килә, 1941 елның җәендә сугышка алына. Ленинград фронтында сугыша, каты яралана, 1942 елның 5 маенда алган яралардан вафат була.
Ленинград өлкәсе, Волхов районы, Ольховка авылында җирләнә. Бу турыда аның белән бергә хезмәт иткән, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан, дәү әтине үз куллары белән җирләгән күрше авыл кешесе сөйли. Дәү әнием, тыл ветераны Бибихәдичә Мөхәммәтшакир кызы ике бала белән тол кала, ялгызы аларны аякка бастыра.
Дәү әнием эшкә батыр була, сыерны бетерми саклап кала, сарыклар асрый, иртәдән кичкә кадәр колхозда эшли, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә балалар ач-ялангач булмый, үзләре дә бик иртә кул арасына керә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев