erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтиләре кайткан!

Балалар бик сагына

Гөлнур Насыйбуллина: “Кыска вакытлы ялга кайтмаганына августта бер ел була инде. Аңлыйбыз, көтәбез. Балалар бик сагына”.

Һәм, ниһаять, социаль челтәрдә йөрәкләргә үтеп керерлек видео күзгә ташланды. Аны караганда күзгә яшьләр килде. Раят кайткан һәм балалары белән очрашу өчен турыдан-туры мәктәпкә киткән!

Гөлнур Насыйбуллина белән берничә тапкыр аралашырга туры килде. Беренчесендә аларга яңа йорттан фатир бирделәр.

– Бүген көнебез хәерле, куанычтан башланып китте, – дигән иде Гөлнур ул чакта. – Яшь гаиләләргә булыша торган программалар – яшь гаиләләр өчен социаль ипотека – булуы яхшы. Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсе буларак, бу безнең өчен зур терәк.

Гаилә яңа фатирга ул чакта әтиләреннән башка гына күчте. Раят махсус хәрби операция барган зонада булып калды.

– Кыска вакытлы ялга кайтмаганына августта бер ел була инде. Аңлыйбыз, көтәбез, – диде соңгы аралашуда Гөлнур. – Балалар бик сагына. Балалар бакчасына йөргәндә: “Нигә башкаларны әтиләре ала, ә минеке килми? Нигә минем әти юк?” – дип үзәкне өзә иде Райнур. Хәзер аңлый башлады. “Үскәч мин дә әти кебек илебезне сакларга барам, – ди. Әтиебез белән горурланабыз. Көтәбез.

Зур сабырлык белән елдан артык көтте алар. Ә сабыр иткән – морадына ирешкән, диләр. Шушы араларда чәчәк бәйләмнәре күтәреп Раят кайтып керде. Гөлнур ул мизгелләрдә бик бәхетле иде. Йөзе шатлыктан балкыды. Әти-әниләре улларын исән-сау күрүләренә сөенеп туя алмады. Әмма ул көнне кызлары, бишенче сыйныф укучысы Адилә белән икенче сыйныфта укучы уллары Райнурдан да ныграк сөенгән кеше булмагандыр, мөгаен. Әтиләре дәресләр тәмамланганны көтә алмаган, чәчәк бәйләмнәре күтәреп турыдан-туры лицейга киткән һәм ишек шакып, балалары укыган сыйныф бүлмәләренә кергән. Көтмәгәндә, уйламаганда әтиләрен күргән балаларның нинди хисләр кичерүен, очрашу мизгелләрен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Бу балалар өчен иң зур бәхет. Әтиләре кайткан! Кыска вакытлы ялга булса да, ике атна әле ул алар белән булачак.

Шул арада Раятны башка балалар да уратып алды. Матур, чыннан да, күңелгә үтеп керерлек очрашу!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Санаулы көн, ике атна бик тиз үтә шул.

– Иртәгә Раят китә, мәкалә басылырга өлгермиме? – дип сорап язды миңа Гөлнур.

Газетаны күрсәтеп, ирен сөендерергә уйлады, күрәсең. Кызганыч, газета атнага бер генә чыга шул. “Фотога төшереп җибәрерсең, борчылма”, – дип юатырга тырыштым аны.

Дулкынлана, борчыла. Нинди рәхәт, бәхетле ике атна! Раят бу көннәрдә әти-әнисенә дә булышырга өлгерде, туганнары, дуслары белән дә очрашты, әмма иң күп вакытын гаиләсенә бирде. Балалары әтиләренең күзенә генә карап торды.

– Әйтәсе килгән сүзем шул, мин иремне бик тә нык яратам һәм аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен, – диде Гөлнур.

Шул бер җөмлә белән күңелендәгенең барысы да әйтелде. Раят та аны ярата. Әнә, бүләк итеп машинага кадәр алып биргән үзенә.

– Анысын әйтмәгез, кешеләр яратмас, – диде Гөлнур уңайсызланып.

Нәрсәсен яратмаска! Шундый ирләр дә бар икән, дип сокланырлар гына. Ә якыннарының мәхәббәте Раятны бөтен авырлыклардан да коткарып калсын! Җиңү яулап кайткач үзе белән очрашып сөйләшергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре