erid:2VtzquqpS7d
Аварияләр ешая
Арча яңалыклары

Аварияләр ешая

Бүген бер төндә табигать кышка әйләнде дә куйды. Юлларда котчыкмалы бозлавык. Көпчәкләрен алыштырырга өлгермәсәгез, машинагызны кабызып та тормагыз.

Кышкылары белән дә таманга туры килә әле монда. Район юлларында боз гына. Кырыйга төшүчеләр шактый. Фотода Чиканас тирәсендәгесе. Аның белән генә котылып калсаң ярый, зуррак хәвефкә дә очравың бар. Сак була күрегез.Бик кирәк булмаса юлга чыгудан тыелып торырга кирәк. Яллардан соң җылытачак әле. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев