erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Авыл халкы бик актив, ярдәмчел, юк, дия белми

Урта Сәрдәдә кечерәк кенә клуб, әмма һәр көн гөр килеп тора. Андый очракта кечкенә, эче тулы төш кенә, диләр. Биредә дә нәкъ шулай.

Нинди генә чаралар үткәрми алар. Клубта да, саф һавада да. Мөдире Илфира Зарипованың таянырдай авылдашлары күп. Шуларга ышанып, идеяләр биреп кенә тора. Чара үткәргәндә генә түгел, гуманитар ярдәм әзерләгәндә дә алар бергә.

Урта Аты авыл җирлегеннән 13 егет махсус хәрби операциядә катнаша. Шуларның өчесе Урта Сәрдәдән. Берсе өлешчә мобилизация буенча, икесе контракт төзеп киткән. Авылдашлары, якташлары, гомумән, бөтен егетләргә өй җылысын җиткерү өчен көчләреннән килгәннең барын да эшләргә тырыша Урта Сәрдә халкы.

– Ярдәм йөзеннән клубта төрле акцияләр үткәрәбез. Окоп шәмнәре ясыйбыз, маскировка өчен челтәрләр үрәбез. Материалын Күпербаш мәдәният йортыннан алабыз. Токмач кисәбез. Кайберәүләр өйләрендә эшли, клубка да җыелабыз. Кибеттән сатып алып булса да бирәләр. Авыл халкы бик актив, ярдәмчел, юк, дия белми. Ипи киптерәбез. Акчалата ярдәм дә җыябыз. Анысын да сүз чыгу белән китерәләр, – диде Илфира Зарипова. – Арчадан волонтер Фәрит Әхмәтгалиевка махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кием-салым, урын-җир, ашау-эчү әйберләре туплап бирдек. Ташкичү мәдәният йортыннан Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгьсумова госпитальләргә йөри. Аларга биреп җибәрү өчен бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар, подгузниклар җыйдым. Авылда беренче төркем инвалидлар бар. Үзләреннән артканын берсүзсез бирәләр. Клубка килеп эшләүчеләр белән бергәләп чәйләр эчеп, күңел ачып, гимнастикалар ясап, җырлашып, биеп тә алабыз. Үземчә күңелләрен күрергә тырышам.  Алар шул һәрвакыт ярдәмгә килә торган кешеләр. Чаралар оештырганда да, гуманитар ярдәм әзерләгәндә дә без бергә. Ураза вакытында тәравих намазыннан соң туп-туры клубка килүчеләр дә бар. Аларга чәйләр куеп эчертәм. Бердәм булганда, әллә ниләр эшләп була. Моны тормыш үзе исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев