Авыл хуҗалыгы һөнәрләрле - кирәкле һөнәр!
Нинди һөнәр алырга - киңәшләр.
Бу көннәрдә Арча агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев, аның урынбасары Илгиз Камалетдинов мәктәпләрдә югары сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышларында очрашуларда булалар. Шундый очрашулар Арчаның 5нче гимназиясендә, Шушмабаш, Түбән Мәтәскә, Наласа мәктәпләрендә үтте. Алар һөнәр көллиятендә нинди һөнәрләр алып булуы, әлеге уку йортының өстенлекләре турында сөйләделәр. Көллияттә һөнәр алганнан соң авыл хуҗалыгы буенча югары уку йортында укуны дәвам итәргә мөмкин.
Соңыннан Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова белән сөйләштек. "Сөйләшүне түгәрәк өстәл артында оештырып дөрес эшләдек, - дип фикерәле белән уртаклашты ул. - Күгә күз карап шундый җанлы сөйләшү булды. Үзем дә канәгать калдым. Сөйләшү нәтиҗәле булырга охшап тора".
Көллияттә менә нинди һөнәрләр алып була: авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эшләтүче һәм ремонтлаучы, техникага техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, утар хуҗасы (учетчик, пешекче, яшелчә үстерүче, машина белән саву операторы), эретеп ябыштыручы, төзелеш эшләре мастеры, пешекче һәм кондитер эше остасы һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев