Район хуҗалыкларында көзге кыр эшләре дәвам итә
Районның авыл хуҗалыгы объектларында эшлекле очрашулар һәм кыр эшләренең барышын бәяләү дәвам итә. Бу көннәрдә район кырларында һәм фермаларында эш процессы белән танышу максатыннан Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов, Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов эшлекле визит белән «Игенче» агрофирмасында булды. Биредә сөтчелек комплексларының эшчәнлеге, яшь терлекләрне асрау һәм ашату технологиясе белән таныштылар.
Быел хуҗалыкта төрле сорттагы бәрәңге 120 гектардан артык мәйданда утыртылган. Хәзер агрофирма уңыш җыю эшләренең соңгы этабына керде. Предприятиенең складларында да эш кызу темпта бара. Җыеп алынган бәрәңге сортларга аерыла, калибрлана һәм кышкы саклауга җентекләп әзерләнә.
Нет комментариев