erid:2VtzquqpS7d
Авылларда Яңа ел балмаскарадлары
Арча яңалыклары

Авылларда Яңа ел балмаскарадлары

Шундыйларның берсе Айван авылында гөрләп үтте

Айван авылында эшли дә бәйрәм дә итә беләләр. Авылның үз активистлары бар. Җыр һәм бию ансамбльләре дә бар. Мәдәният йорты җитәкчесе - Ләйсән Ялаева. Үзешчәннәр дә, гармунчысы да ялындырып тормый. Авыл халкына менә дигән ял бүләк итәләр. Бу юлы да әкият геройлары булып уйнап, шаярып, көлеп, җырлап, биеп, лотерея уеннары белән үткәрделәр Яңа ел кичәсен. Киләсе Яңа ел тынычлык, бәхет шатлыклар алып килсен иде, дип теләделәр. Киләсе Яңа ел белән!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев