Җырчы Айсылу Габдинова үзенең Instagram сәхифәсендә тутырма ясау рецепты белән бүлешә.
«Бу рецепт әниемнеке. Кичә ул мине искиткеч тутырма белән сыйлады, телне йотарлык! Сезнең белән дә бүлешәбез, ясап карагыз әле», — дип яза ул үзенең Instagram аккаунтында.
Кирәкле ингредиентлар:
юан сыер эчәгесе,
майлы сыер яки ат ите - 1 кг тирәсе,
башлы суган - 3-4 баш,
дөге - ярты стакан,
бәрәңге - 4-5 штук,
шулпа яки су - 1 стакан,
тоз, кара борыч.
- Ит, бәрәңге, суганны вак итеп турыйбыз, юылган дөге, тоз, борыч салып болгатабыз;
- Яхшылап юылган эчәккә (тишелгән була күрмәсен) шушы массаны салабыз, шулпа (яки су) өстибез. Бик тыгызламыйча тутырабыз (3/2 өлеш тирәсе булырга тиеш);
- Җеп белән яхшылап башын бәйлибез;
- Суга тоз салып, кайнатырга куярга, кайнап чыккач 1сәг 40 минут пешерергә;
- 45 минут кайнагач, энә белән берничә урыннан тишәргә.
Пешеп чыккач, бераз суытып, кисеп, табынга куярга. Телеңне йотарлык тәмле була.
https://instagram.com/aisylu_gabdinova?igshid=1uvs5u6rrkhbu
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев