erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аюның эзенә төштек

Без сайтта "Арча янында аю күргәннәр", -- дип язып чыктык.

 Бүген эшкә килгәч, бу хәбәрнең никадәр дөрес икәнлеген ачыкларга керештек. Ачыклый торгач, "Игенче" ширкәтендә сак хезмәте җитәкчесе Раиль Рәхмәтуллинга чыктык.  Аюның үзен күрмәгәннәр булып чыкты, эзен генә...

Эзен фотога да төшереп алганнар. Фотоны бер аучыга күрсәткәннәр. Аучы бу аю эзе түгел, дигән. Я селәүсеннеке (рысь), я этнеке, дигән.

Фотоны Раиль Рәхмәтуллин безгә ватсапка салды. Редакциядә эшләүче Ильяс Фәттахов (район аучылар җәмгыяте рәисе): 

-- Бу рысь эзе, -- диде. -- Рысь тырнакларын яшерә, күрсәтми...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә аю эзендә аның эре тырнаклары ап--ачык күренеп, ярылып ята.

Бу фотоны Арча Питомнигы янындагы алма бакчасы тирәсендәге агач полосасында төшереп алганнар.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X