erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

Республика халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында истәлекләрен барлап, “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә язмалар урнаштырды. Арчалар да әлеге акциягә кушылып, хатирәләре белән уртаклашты. Әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МинемГеройМинемГаилә хэштегы белән куелган язмаларны үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз. Түбәндә «Арча хәбәрләре» редакциясенең тәрҗемә бүлеге буенча редактор урынбасары Резеда Хәкимҗанова язмасы

Минем бабам Хәкимҗанов Нуриаздан Хәкимҗан улы – Бөек Ватан сугышы ветераны.
Ул 1925 елның 10 октябрендә Мөндеш авылында колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның әтисен 1937 елда бер гаепсезгә “халык дошманы” дип атып үтерәләр. Бала вакыттан “Халык дошманы” баласы” дип төрле кимсетелүләргә дучар булган бабайны алда сугыш афәтләре дә көткән булып чыга.
1943 елның 3 июнендә армиягә алына ул. “Арзамаста бер көн кунгач, Горкига җибәрү пунктына урнаштырдылар, – дип сөйли иде бабай. – 6-7 июньдә шәһәрне бомбага тоттылар. Шунда яраланып, 1 ай госпитальдә яттым. Аннан Ижевск шәһәренә пехота частенә җибәрделәр. Көзгә таба, безнең армия немецларны җиңә башлагач, безне Смоленск өлкәсенә күчерделәр”.
Сугыш афәтләре артта калгач, бабай туган авылына кайта. Шунда машина йөртүче, бригадир булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Тыныч тормышның да матурлыкларын күреп, 87нче яшендә вафат була.
Балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч тормышта яшәсен, дип үз-үзләрен аямыйча сугышкан бабаларыбызның рухлары шат булсын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев