Бабамның Хабаровск өлкәсендә үлеп калуы турында хәбәр килеп иреште
Республика халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында истәлекләрен барлап, “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә язмалар урнаштырды. Арчалар да әлеге акциягә кушылып, хатирәләре белән уртаклашты. Әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МинемГеройМинемГаилә хэштегы белән куелган язмаларны үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз. Түбәндә Гөберчәк авылыннан Халидә Габидуллина язмасы
Минзин Харис Минзыя улы 1916 елда Арча районы Гөберчәк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә белем алып, егет булып өлгерә. Тырыш, чибәр егет Харис кара озын толымлы, моңлы тавышлы авыл кызы Сәлимәгә өйләнеп, ике балага гомер бирә. Кече баласы, минем әтием Кыямга, өч ай дигәндә Харис бабамны армия сафларына алалар. Ул Иркутск өлкәсе, Аларск районында хезмәт итә. Ләкин 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Сержант Харис Минзинны армиядән туп-туры сугышка җибәрәләр. Бабам якыннарына берничә хат яза, ләкин 1941 елның сентябрь аенда “хәбәрсез югалды” дигән кара пичәтле кәгазь килү якыннарын кара кайгыга сала. Киләчәккә корылган максатлар челпәрәмә килә...
Быел Михаил Черепанов җитәкчелегендә хәбәрсез югалучыларны эзләү эше барышында бабамның Хабаровск өлкәсендә үлеп калуы турында хәбәр килеп иреште. Күрәсең, ул каты яраланган, Хабаровск өлкәсенә госпитальгә җибәрелгән һәм шул якларда үлеп калгандыр. Бабам батырлыклар да кылгандыр, ләкин без аны белмибез...
Әби дә, әти дә гомерләренең соңгы сулышына кадәр аны көттеләр, кай якларда ятып калуын белергә генә өлгермәделәр...
Мин бабам белән горурланам, ул - безнең якты киләчәгебез өчен чит җирләрдә ятып калган каһарманнарның берсе. Урыны оҗмахта булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев