erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәмдә дә юлда алар

Узган атнада гына авылларда, Арчада Сабантуйлар гөрләп үтте. Кешеләр бәйрәмдә күңел ачса, Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре ул көннәрдә дә юлда булды.

Алар күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, бәйрәмнәр районда тыныч үткәнме? 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Нигездә, тыныч үтте. Безнең хезмәткәрләр көн-төн сафта булып, юлларны контрольдә тотты. Шулай да юл-транспорт һәлакәтсез генә үтмәде. 11 июнь көнне иртәнге алтынчы унбиш минутта Шушмабаш-Сәрдәбаш юлында булды ул хәл. Носы ягыннан идарә итүче “КИА-Сед” машинасы тиешле тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм идарәне югалтып, юл кырыена төшеп китә һәм әйләнә. Нәтиҗәдә машина белән идарә итүче һәм пассажиры төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. 
Иртәнге як, машиналар юк, дип тә тизлекне арттырырга ярамый. Ул юл-хәрәкәте кагыйдәләрен саклау өчен генә түгел, бигрәк тә кешенең үзе, сәламәтлеге, тормышы өчен кирәк. Зинһар, юлда сак булыгыз, тиешле тизлекне кайда гына булса да, саклагыз, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев