erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакчаңда үскәнне кешегә бирергә ярыймы? “Кул арты китә” дигәнгә ышанасызмы?

Бу сынамышка күпләр игътибар итми. Искә алсагыз, элек әби-бабайлар бакчада үскән суганны да кешегә бирергә кушмыйлар иде.

Матур итеп үсеп утыручы җиләк-җимешкә сокланып карасалар - күз тия, ә инде бакчада үсеп утырган чәчәкнең тамыры яисә бүлбеләре белән бүлешсәң, кул арты китә, диләр. Бәлки, бу дөрестер дә. Күпчелек бакчачылар да бу сынамышка ышана. Шуңа да артып калган помидор үсентеләрен күршесенә дә бирми. Уңга-сулга таратсаң, мул уңыш көтәсе дә юк, диләр. Гөрләтеп бакча үстерүче бер ханым күптән түгел шундыйрак хәл сөйләде. “Минем ямь-яшел укропларыма карап, күргән берсе соклана иде. Җәй буена хуш исле яшел тәмләткеч ашыйбыз, кышкылыкка туңдыргычка күпләп тутырып куям. Күршем бик үтенеп сорагач, орлыкка бер баш “зонтик” биреп чыгардым. Икенче елны аның укроплары искиткеч уңды, ә минекеләр чыкты да саргаеп кипте. Әлегә кадәр укроп уңышы алганым юк”, — ди ул.

Җәй буена бакчасында мәш килеп, мул уңыш алучы икенче бер танышым ничек итеп җиләксез калуын сөйләп шаккатырды. “Җиләкнең иң эре, татлы сортларын сатып алып үрчеткән идем, ел саен аның күплегенә сөенеп яшәдек. Ике ел элек кунакка килгән ахирәтемә иң шәп җиләк үсентеләрен сайлап, биреп җибәргән идем. Хәзер ул бакчасында үскән җиләкне кая куярга белми, базарга да чыгарып сата. Ә мин бөтенләй җиләксез калдым, күз каршымда корып бетте алар, калганнары да яхшылап җиләк бирми башлады”, — дип аптыратты ул. Шуннан соң бу сынамышка ничек ышанмыйсың инде?..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com

 kiziltan.rbsmi.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аңлый очракта теге биргэн кешегездэн сорап алып үз бакчагызга кабат утыртырга кирэк

    2
    X