erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бала әнисен әтисеннән саклап калган

Кыз әтисенә әнисен үтермәвен ялварып елый башлый.

Әстерхан өлкәсенең Нариман районында яшәүче ир кулга алынды. Ул хатынына үтерү белән янаган.

Хокук сакчылары ачыклавынча, ир бертуктаусыз эчкән һәм еш кына өйдә гауга куптарган.

Бу көнне дә аны хатыны төрлечә тынычландырырга, игътибарын читкә юнәлтергә тырышып карый. Ир, киресенчә, өстәл өстеннән пычак алып: "Мин сине хәзер үтерәм!" - дигән сүзләр белән хатынына ташлана.

Тавышка кызлары йөгереп килә һәм елап, әтисенең тынычлануын үтенә. Иренең читкә борылуыннан файдаланып, хатыны аны этеп җибәрә дә балалары белән урамга чыгып кача.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре йоклап ятучы ирне тоткарлый. Тәртип сакчылары белән аралашканда ир-ат үзен шикле тота, борчыла. Аңарда гражданлык әйләнешендә тыелган әйберләр һәм матдәләр бармы дигән сорауга тискәре җавап бирә.

Әмма йорт янындагы сарайда полиция хезмәткәрләре үсемлектән әзерләнгән матдә тутырылган ике биш литрлы пластик савыт тапкан. Билгеләнүенчә, бу - 600 грамм чамасы авырлыктагы марихуана. 48 яшьлек авыл кешесе моны үзенең киндер җыюы бедән аңлата.

Үтерү белән янау, шулай ук наркотикларны законсыз сатып алу һәм саклау фактлары буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү тәмамланган, ул Әстерхан өлкәсенең Нариман районы прокуратурасына җибәрелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/Bala-nisen-tisenn-n-saklap-kalgan-253663/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X