erid:2VtzquqpS7d
Балалар бакчасыннан - спортка
Арча яңалыклары

Балалар бакчасыннан - спортка

5 яшьлек Риназ беренче килгән

Бүген "Чаңгы юлы-2023"не балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башлап җибәрде. Иң күңеллесе дә алар иде. Балалар чаба, артларыннан әти-әниләре.Егылалар, сикереп торалар, тагын чабалар. Финишта аларның барысына да истәлек бһләге тапшырылды.

 - Беренче булып Риназ Гайнетдинов килде, - диде апасы Гөлия. - Аңа биш яшь. Көн дә әти-әнисе, абыйсы Илназ белән стадионга чаңгы шуарга төшә. Аннан дәү әниләре белән бассейнга да йөри. Үзебездәгесе эшләми, дип тә тормыйлар, Балтачка кадәр баралар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев