erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тимер юл вокзалында

Йөк һәм пассажир поездлары хәрәкәтен күзәтеп балалар бик шатландылар.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча 8 нче балалар бакчасы” мәктәпкәчә бюджет белем бирү учреждениясенең мәктәпкә әзерлек төркеме (тәрбиячеләре - Дәүләтшина Г.М., Җиһаншина Ч.Ф.) һәм зурлар төркеме (тәрбиячеләре – Гыйләҗиева А.В., Гарифуллина Г.Ф.) шәһәр тимер юл вокзалына экскурсиягә юнәлделәр.

Көтү залына кергәч, балалар вокзалның матурлыгына игътибар иттеләр. Вокзал - шәһәр капкасы дип юкка гына әйтмиләр бит. Балаларны вокзал мөдире Кәримов Р.Р. һәм хезмәткәрләр бик җылы каршы алды. Алар тимер юлларда травматизмны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрделәр, вокзалның эчке төзелеше белән таныштырдылар, тормыштан гыйбрәтле хәлләр сөйләделәр.

Йөк һәм пассажир поездлары хәрәкәтен күзәтеп балалар бик шатландылар. Йөк поездлары йөртүчеләрнең һәм тимер юл эшчеләренең кыюлыгына сокландылар. Алынган тәэсирләр озак вакыт сабыйларның хәтерендә калачак һәм хәтта һөнәр сайлауда да ярдәм итә алачак.

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре:  Дәүләтшина Г.М., Җиһаншина Ч.Ф..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X