erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар фәнни эш белән шөгыльләнә

Башлангыч класслар.

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбендә бүген фәнни-гамәли конференция булды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләре сайлаган тема буенча өйрәнү эшләре алып барганнар һәм билгеле бер нәтиҗәгә килгәннәр. Кызыклы темаларны сайлаганнар. 2 в сыйныф укучысы Инсаф Галимҗанов хәтта бабасы Таһирҗан хоккей уйнаган 124 "яшьлек" кәшәкә таягын алып килгән.  Үзе хоккей секциясегә йөри. Ул "Хоккейчы коралы - кәшәкә таягымы әллә осталыкмы" дигән тема буенча чыгыш ясады. Башка кызыклы темаларны да әйтеп үтәбез.  Алар:  Тавыктан башка йомыркадан чеби чыгарып буламы? Кәгазь кап белән целлофан капның аермасы нәрсәдә? Алар чүп буларак күпме вакыт таркала, юкка чыга? Минем нәсел җебем. Өй шартларында микрояшеллек үстерү. "Йогурт"ны тикшерү. Электр самокаты велосипедка каршы. Велосипедның кеше сәламәтлегенә йогынтысы. Хоккейчы коралы - хоккей таягы әллә осталык. Фигуралы шуу. Спорт ничек итеп кеше миенә йогынты ясый? Чыгышларны кызыксынып тыңладык. Күңелсез булмады. Вакытның үткәнен дә сизмәдек. Жюри. әгьзалары читтән чакырылган иде. Мәктәп директоры Эльвира Сафина үзе дә шунда булды.  Менә кемнәр чыгыш ясадылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X