erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар иҗат студиясендә

Үзләре дә балага әверелделәр.

"Ритм" балалар студиясе турында күпләр белмидер дә. Оныгым йөри анда. Кечкенә булса да бик күп нәрсәгә өйрәнде. Үзе яшендәге балалар белән аралашу да уңай тәэсир ясый. Кайбер балаларда булган ятсыну дигән әйберне бөтенләй белмәде. 

Арча үзәгендәге "Капраловлар йорты" дигән бинаны беләсез. Менә шунда урнашкан ул. Оештыручылары һәм дәресләр үткәрүчеләре Арча сәнгать мәктәбе укытучылары Раушания Закирова белән Зилә Мортазина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Без икебез дә "Нечкәбил" республика бәйгесендә катнашып, төрле номинацияләр буенча җиңү яуладык. "Нечкәбил" оешмасы безгә бурыч та йөкләде. Безгә генә түгел, һәр катнашучыга. Үз районыңда нинди дә булса эш алып барырга. Без Раушания белән балалар иҗат студиясе оештырырга булдык, - диде Зилә Мортазина.

Яңа ел алдыннан нәниләр өчен алар чыршы бәйрәме үткәрделәр.Үзләре дә балага әверелделәр. Шул арада берсе Кар кызы, икенчесе Кыш бабай булып киенеп чыкты. Балалар үзләренчә уйнады, көлде. Әниләре аларга кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X