erid:2VtzquqpS7d
Балалар татарча сөйләшә, укый белми
Арча яңалыклары

Балалар татарча сөйләшә, укый белми

-- Бу көннәрдә Арчада кызымда яшим, - дип шалтыратты безгә Әмирә ханым.

- Безнең балалар мәктәптә рус телендә укыйлар. Бүген дистанцион уку дигән нәрсәләрен тыңлап утырдым. Татар теле дәресенә күңел әрнеде. Балаларның татар теленә телләре ятмый. Татарча җөмләләрне урысча укыйлар. Укытучыны гаепләмим. Монда ата-ана гаепле. Бала белән өйдә татарча сөйләшергә кирәк. 

Әмирә ханым әнә шулай күңеле әрнеп сөйләде. Без аның белән килешәбез. Рәхмәт фикере өчен.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев