erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларны милли рухта тәрбиялибез

 Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү тәрбиячедән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү

. Без балалар өчен тәрбияче апа гына түгел, без - киңәшче дә, ярдәмче дә. Туган тел - милли яшәешнең төп шарты.Балаларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан Арчаның беренче балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелә. "2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан бакчабызда "Мин татарча сөйләшәм" дигән викторина, "И туган тел"  дигән бәйрәм кичәләре булып узды. Татар милли киемнәре кигән кечкенәләрне күргәч күңел сөенә. Шулкадәрле очынып бииләр, уйныйлар, татарча матур итеп шигырьләр сөйлиләр.  Шушы матур кичәләрне уздырырга, милли киемнәр табып, балаларны сөендергән ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек.
Үзе бәйрәм — балачак!
Балачакның  шат җырлары,
Балачакның шат еллары
Мәңге истә калачак!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Гөлназ Камалиева, Арчаның беренче номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев