erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларның ял лагерьларында янгын куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирергә кирәк

Бик тиздән  балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары вакыты да килеп җиттәчәк. Күңелле ялларны янгын һәм бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен,  ял лагерьларының балалар иминлеге кагыйдәләре утәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.

Җаваплы затларга балаларның имин ял итүен тәэмин итү йөкләнә, димәк, лагерьда көн тәртибен дөрес формалаштыру, балаларны игътибарсыз һәм контрольсез калдырмау мөхим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә , балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәтү эшләре үткәрергә кирәк. Ашыгыч хәл килеп чыккан очракта балалар һәм җаваплы затлар узләрен тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына үткәрелергә тиеш. Эвакуация юллары һәм бинадан чыгу юллары ачык торырга тиеш. Өлкәннәргә ял итүче балаларга үрнәк булырга кирәк.Барлык важатыйлар һәм башка җаваплы затлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм огнетушитель белән файдалана белергә тиеш. Кайчагында, янгынар балалар гаебе белән түгел, ә олылар гаебе белән дә килеп чыга. Шуна курә, һәр билгеле урынында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү хезмәтен, шулай  ук башка гадәттән тыш хезмәтләрне чакыру номерлары язылган  табличкалар булырга тиеш.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә һәм куркынычсыз урынга урнаштырырга. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче , янгынны беренче стадиядә, турыдан-туры кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китермәгән очракта беренче сүндерү эшләре башларга кирәк.Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып ,кешеләрне эвакуацияләү эшләре барышын җиткерергә һәм килеп туган хәлне тиз арада аңлатырга тиеш.

Янгын вакытында ярдәмгә чакыру телефон номерлары «01», «101», «112», Арча районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры «3-59-01».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Сафин Р.Р.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев