erid:2VtzquqpS7d
Балтач юлында һәлакәт
Арча яңалыклары

Балтач юлында һәлакәт

Бер рәхәтнең бер михнәте дигәндәй, әлеге ак кар кемгәдер шалтлык кемгәдер борчу-мәшәкатьләр алып килгән.

Яңа кар белән" диештек кичә бер-беребезгә. Социаль челтәрләрдә фотолар, селфилар пәйда булды. Бер рәхәтнең бер михнәте дигәндәй, әлеге ак кар кемгәдер шалтлык кемгәдер борчу-мәшәкатьләр алып килгән. Бигрәк тә юлларда йөрүчеләр игътибар иткәндер.

Күпләребез инде җәйге көпчәкләргә күчеп өлгерде. Шуңа күрә юлларда аеруча да игътибарлы булу сорала. Укучыбызбан килеп ирешкән әлеге фото да шуны раслый. Балтач чигендә бер автомобиль түбәсенә капланган. Берүк үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, юллар хаталарны кичерми.

Хезмәт газетасы хәбәр итә

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев