erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бар иде бит яшь чаклар...

​​​​​​​Күршебез Сәфәр абый без малайларны чакырып алыр иде дә, нинди дә булса табышмак-сорау бирер иде.

Мәсәлән, алты яшь тулгач кәҗә нишли? Кара каргалар ни өчен төнлә китә һ.б. Без үзебезчә тырыша-тырыша җавап биргән булабыз. Җаваплар да гади генә икән, ләбаса. Алты яшь тулгач кәҗә җиденче яшькә китә. Кара каргалар чәүкәләр иярмәсен, дип төнлә юлга чыга.

Әнә шулай “дәресләрен” биреп  бетергәч Сәфәр абый җырлый-җырлый үз эшенә юнәлә: “Бар иде бит яшь чаклар, кесә тулы борчаклар. Саламнан тәртә каерып кырмыска җиккән чаклар...”

Беркөнне җай табып шул малай чакларны искә төшереп утырдык әле. “Безнең авыл мәктәбенең коридоры бик озын иде, – ди танышым. – Безнең класска коридорның теге башыннан керәсе. Сулга борыласың да туп-туры барасың. Ә коридордан кергәч тә сулда – укытучылар бүлмәсе. Укучылар да, укытучылар да бер ишектән керәбез. Менә шул ишектән кергәч тә караңгы урында янгын сүндерү кирәк-яраклары, әрҗә белән ком тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шундый наян идек без, класс-та сигез малай, тәнәфес саен нинди булса уен уйлап табабыз. Аеруча яраткан бер уен бар. Ул бик үк әйбәт уен да булмаган инде. Тик малай чакта ахырын уйлап бетермисең бит. Аның тәртибе болай: чиратлап әнә шул ком әрҗәсенә менеп басасың да ишектән кергән малайларның арт шәрифләренә яхшылап тибәсең. Эләктерә алсаң  инде. Менә бу юлы минем чират. Көтәм, берзаман малайларның берсе пуля кебек атылып кереп китте. Селтәнү бушка булды. Инде икенчесен ычкындырмау өчен яхшылап әзерләндем. Менә берсе үтеп бара, шәпләп кундырдым моңа! Удар шундый көчле булды, әмма егылмады, йөгереп китте бу. Йөгереп китте һәм яктыга чыккач кинәт артка борылды: ах, бетте баш, директорыбыз икән! Ул да гаҗәпләнүеннән беразга катып калды, мин дә һәйкәл булып басып торам. Минем янга кызу-кызу килде бу, изүдән тотып күтәрде һәм укытучылар бүлмәсенә кертеп бастырды. Кулындагы перчаткалар белән битне уңлы-суллы чәбәкләде дә, бүлмәдән чыгарып атты”.

(Дәвамы бар).

фото: пиксабайт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X