erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында терлекчелекне үстерү һәм азык әзерләү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмә узды

3 июньдә Арча районында терлекчелекне үстерү һәм азык әзерләү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше Департаменты директоры Сергей Воскресенский, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, 21 район, авыл хуҗалыгына кагылышы булган төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.

“Северный“ хуҗалыгында республикада иң зурларның берсе булачак сөтчелек комплексы төзелә. 4200 баш сыерга исәпләнгән ул. Семинар-киңәшмәнең практик өлеше менә шушы төзелә торган комплекс белән  янәшәдәге люцерна басуында узды. Анда авыл хуҗалыгы өчен җиһазлар, катнаш азыклар, өстәмәләр, ветеринария препаратлары күргәзмәсе куелган иде. Шунда ук белгечләр люцерна  чәчүлекләрен тукландыру, азык җитештерүдә аммиак суын куллану, аммиак суын әзерләү, аны туфракка кертү технологиясе, күпьеллык үләннәрне һәм бөртекле культураларны сыек ашламалар белән тукландыру, күпьеллык үләннәрне чәчәр алдыннан ачы туфракны известьлау, азык әзерләү өчен чимал базасы, терлекчелек өчен үсемлекчелектәге төп факторлар һәм аларның соңгы нәтиҗәгә йогынтысы, күпьеллык үләннәр өчен туфрак эшкәртү, азык әзерләү технологиясе, яшел массаны уру, киптерү өчен техник чаралар, республикада азык лабораторияләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Төрле компанияләр вәкилләре азык әзерләү техникасын күрсәттеләр.
Шуннан соң сөйләшү сөт комплексының ишегалдында дәвам итте. Анда белгечләр, заводлар вәкилләре яшел массаны таптату технологиясе, сенаж төрү җайланмасы, сенаж салганда консервантлар куллану, сенаж траншеяларын әзерләү, траншеяны каплау технологиясе турында сөйләделәр.

Семинар-киңәшмәнең теория өлеше Шушмабаш мәдәният йортында узды. Семинарда катнашучыларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тәбрикләде, район тормышы белән таныштырды.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше Департаменты директоры Сергей Воскресенский котлау сүзе белән чыкты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгышы терлекчелек һәм азык җитештерү буенча  бурычларга багышланды, ул хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
Аннан соң чыгыш ясаучылар сыйфатлы азык әзерләү, корылыкка чыдам культураларның әһәмияте, өстәмә чыгымнарның сөт савуны арттыру, республикада авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, Казан дәүләт аграр университетында максатчан укыту турында сөйләделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев