Чисталык икеайлыгы кысаларында Арча шәһәренең 11нче номерлы балалар бакчасында өмә булып узды.
Чисталык икеайлыгы кысаларында Арча шәһәренең 11нче номерлы балалар бакчасында өмә булып узды. Тәрбиячеләр, хезмәткәрләргә тәрбияләнүче балалар да булышты. Кечкенә генә булуларына карамастан, бик тырышып хезмәт куйды алар. Балачактан тирә-яктагы чисталыкка, матурлыкка мәхәббәт тудыру – бик изге эштер. Бакчабыз территориясе, шулай ук койманың тышкы ягы да тәртипкә китерерле, корган агычлардан, чирәмнән чистартылды, агачларның кәүсәләре акшарланды. Ишегалдындагы брусчатка арасы чирәмнән чистартылды, чәчәклекләрнең ташлары агартылды. Өч сәгать вакыт сизелми үтеп тә китте. Чисталык һәм тәртип барыбызга да ошады. Өмәдә катнашучыларга зур рәхмәт!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев