Барыбыз да – Социаль фонд клиентлары
РФ Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең районның клиентлар белән эшләү хезмәте хисап җыелышы булды
“Менә инде өч ел без яңа оешма – пенсия һәм социаль иминиятләү хезмәтләрен үз эченә алган Россия Социаль фондының бер өлеше булып торабыз, – дип башлады хисап докладын районның клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова. – Социаль фонд безнең халыкны туганнан алып, пенсия билгеләгәнче озата бара. Ягъни барлык халык Россия Социаль фондының клиентлары булып тора”.
Район клиентлар белән эшләү бүлегенең хисап җыелышы булды. Җыелышта РФнең Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова катнашты.
Узган 2025 елда клиентлар бүлегенең белгечләре барысы 13195 мөрәҗәгать кабул иткән һәм теркәгән һәм шуның 7174е телдән тыңланган. Көнгә уртача 48 мөрәҗәгать килеп чыга.
“Безнең бурыч клиентлар белән эшләүне дөрес итеп оештыру һәм аларга барлык шартларны да тудыру, – дип сөйләде Рузия Нурмөхәммәтова. – Бүген күп хезмәтләрне өйдән чыкмыйча интернет аша башкарып була. Әгәр дә инде өй шартларында электрон сервистан файдалану мөмкинлеге юк икән, ул вакытта безнең клиентлар хезмәтендә махсус цифрлар зонасыннан файдалану мөмкинлеге бар. Клиентлар безгә килеп, чират тормыйча, компьютерда эшли ала. Безнең белгечләр график буенча чиратлап дежур торалар, кешеләргә кирәкле гаризаларны онлайн тутырырга булышалар һәм шулай ук Социаль фондның электрон сервисы һәм дәүләт хезмәтләре порталы белән эшләргә өйрәтәләр. Безнең цифрлы зонада клиентлар пенсия, социаль түләүләр, ана капиталы һәм башка мәсьәләләр буенча киңәшләр ала ала”.
Арча районында 50 меңнән артык кеше яши. Шуның 15669ы (31 проценты) пенсия һәм пособиеләр ала. 2279 пенсионер эшләвен дәвам итә.
Социаль фонд нигездә пенсия билгеләү һәм түләү белән мәшгуль. Узган 2025 елда районда 405 кешегә пенсия билгеләнгән.
“Барлык пенсияләр дә хаталар җибәрмичә 5 һәм 10 көн эчендә билгеләнде, – диде докладчы. – Инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалткан очракта пенсияләр клиентлар бүлегенә килеп тормыйча билгеләнә”.
Быел, 2026 елда, 1962 елгы ир-атлар, 1967 елгы хатын-кызлар пенсиягә чыга. Һәм шулай ук 37 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар, 42 ел стажлы ир-атлар пенсиягә иртәрәк чыга ала.
Белгәнебезчә, пенсияләр ел саен индексацияләнә. Индексация илдәге инфляция һәм пенсионерның яшәү минимумы үсүгә карап үткәрелә. Яшь буенча пенсиягә чыгучыларның пенсия күләме уртача 1919,72 сумга артты һәм 24088 сум тәшкил итте.
1 гыйнвардан пенсияләр 7,6 процентка индексацияләнде. Ә социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,8 процентка артачак.
Пенсияләрне индексация-ләүдән тыш күп кешеләргә февральдән түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр артты (5,6 процент). Мәсәлән, ай саен акчалата түләүләр алучы инвалидларныкы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, черно-быльчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары РФ, СССР һәм Хезмәт Геройларыныкы артты.
2026 елның февраленнән ана капиталы 5,6 процентка индексацияләнде. Икенче балага – ана капиталы 963 мең сум, беренче балага – якынча 729 мең сум.
Клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова докладында үзләре башкарган күп хезмәтләр турында сөйләде. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә каралган хезмәтләр турында аерым сөйләп үтте. Безнең бурыч - бер генә СВОда хезмәт итүчене дә һәм аларның гаиләсен игътибарсыз калдырмау һәм аларга Социаль фондта каралган барлык кирәкле хезмәтләрне күрсәтү, диде ул.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова халыкка нинди хезмәтләр күрсәтүе белән таныштырды.
РФның Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова клиентлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренең нинди җаваплы эш башкарулары турында аерым сөйләп үтте.
Ахырдан хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Районның пенсионерлар берлеге эше белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев