erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Башваткыч» уены уздырдык

Чараларны уздырып торабыз. Балалар бик теләп катнаша.

Арчаның “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү  үзәгендә «Башваткыч» дигән мавыктыргыч интеллектуаль уен уздырдык. Башваткыч-кроссвордларны чишәргә яратучылар өчен интеллектуаль викторина уен татар халык әкиятләренә багышланган иде. Уенда өч уенчы катнашты, алар сорауларга җавап бирделәр, хәрефләр әйттеләр һәм кроссворд чиштеләр. Уен башында катнашучылар үзләренең визит карточкаларын һәм иҗади номерларын күрсәттеләр.  Чара барышында балалар алып баручының сорауларына җавап биреп кенә калмадылар, турлар арасындагы тәнәфесләрдә дә үзләренең талантларын күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар, җырлар һәм биюләр башкардылар. Тамашачылар да актив катнашты, алар өчен сораулар һәм кызыксындыру призлары әзерләнде. Уен барышында балалар татар халык әкиятләре, татар язучылары белән таныштылар. Иң күп бал җыйган  җиңүчегә истәлекле бүләк бирелде, калган катнашучыларга да  призлар бирелде. Мондый интеллектуаль уеннар логиканы, күзаллау, коммуникатив күнекмәләрне үстерә, иҗади потенциалны чагылдырырга ярдәм итә, ә иң мөһиме – яхшы кәеф тудыра

Уеннарны татар телендә уздыру халкыбызның мәдәниятен аңларга ярдәм итә, аралашу күльтурасын, толерантлык,  үзеңнең һәм башка милләт йолаларына хөрмәт тәрбияли.

Гүзәлия Вәлиева,

социаль педагог.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре