Батыр ир-егетләр бүләкләнә!
Горурланабыз!
Төбәк-Чокырча авылыннан Рамил Гатауллин махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Декабрьдә намуслы хезмәт иткәне өчен Арча районы башлыгының һәм командирының Рәхмәт хатлары тапшырылды үзенә. Әле яңа "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнде. ТР премьер министры Алексей Песошин дәүләт бүләкләрен СВО зонасына барып, Татарстанның батыр егетләренә таршыра.
Рамилнең "За отвагу”, “За заслуги перед Отечеством” һ.б. медальләр – барысы бишәү иде, менә хәзер алтау булды. Котлыйбыз!
Рамил, исән-сау туган ягыңа әйләнеп кайтырга язсын!
Гыйнварда чираттагы ялга кайтып киткән булган. 6 ай саена ялга кайталар. Җәен ялга кайткач, хәлен белеп, күрешеп сөйләшкән идек. Ул мәкаләне бу ссылкадан кереп укый аласыз.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ramil-iana-fatirnyn-igelegen-kurerga-iazsyn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев