Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан Арчаның 5 нче гимназиясендә куркынычсызлык дәресе үтте
Аны Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов үткәрде.
Соңгы вакытта республикада мәктәп яшендәге балалар квадроцикл һәм багги кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балалар җәрәхәтләнү очраклары ешайды. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан 29 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов Арчаның 5 нче гимназиясендә “Куркынычсызлык дәресе” үткәрде.
“Әңгәмә барышында теркәү, укыту һәм квадроциклларны кулланганда хокук бозган өчен җәза чаралары, шулай ук куркынычсызлык техникасын һәм юлдан тыш мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Шулай ук әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирелде”, – дип билгеләп үтте Габделхак Касыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев