erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөек Ватан сугышчан хәрәкәтләрендә катнашучы Алексей Навальныйны ветеранны мыскыл итүдә гаепләде

ТР ветераннар Союзы Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы яклап гариза бирергә җыена.

ТР ветераннар Союзы Президиумы рәисе урынбасары Александр Поляков оппозиция блогеры Алексей Навальныйны Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы мыскыл итүдә гаепләде.

“Мин үзем дә ветеран, сугышчан хәрәкәтләрдә катнаштым, әлбәттә, аның сүзләрен гаеплим, чөнки берәүне дә, бигрәк тә шундый яхшы, иҗади кешеләрне, мыскыл итәргә ярамый. Әлеге сүзләр бөтен Россиягә, бөтен Интернет челтәрләргә таралды. Бу матур күренеш түгел, без, ветераннар, аның мондый адымын гаеплибез”, – дип белдерде ул.

Ул шулай ук ветераннар бу мәсьәлә буенча аерым сөйләшәчәген һәм бу турыда аның рәисе, генерал-майор Әхәт Юлдашевка җиткерәчәкләрен әйтеп үтте.

“Бәлки, без өстәмә мөрәҗәгать белән чыгарбыз һәм, әлбәттә инде, Алексей Навальныйның тәртибен гаеплибез”, – диде Поляков.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Моннан тыш, ветеранны ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк җәмәгать оешмасы республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков та яклап чыкты. Ул шулай ук блогерны гаепләде.

Исегезгә төшерәбез, Навальный Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирүне хуплап яздырылган видео геройларын “сатлыкҗаннар” һәм "ялагайлар" дип атаган иде.

Әлеге роликта шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Ишнат Артеменко да катнашты. Оппозиция блогеры Навальный аны “сатлыкҗан” дип атады.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/06-06-2020/uchastnik-boevyh-deystviy-vov-osudil-alekseya-navalnogo-za-oskorbleniya-veterana-5748114

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X