erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бер-беребезгә ярдәм итик!

Карга кереп батсаң...

Бер-беребезгә булыша күрик!

Бүген иртән эшкә барырга чыктым. Урам кардан чистартылмаган. Күрше йорт янында берәү машинасы белән кереп баткан. Хатын-кыз. Ничек аның яныннан тыныч кына үтеп китәсең. “Хәзер малайларны булышырга чакырам”, - дидем дә, өйгә йөгердем. Ишекне ачтым да малайларга кычкырдым. “Улым, әйдәгез киенегез дә урамга чыгыгыз, анда бер машина карга баткан, булышырга кирәк”, - дидем. Малайлар шунда ук киенеп чыктылар. Көрәкләрне алып булышырга килделәр. Машина көч-хәл белән чигенеп, район мәдәният йортына таба китте. Тагын кереп батты. Безнең малайларның шоферлык тәҗрибәләре юк, читтән өйрәтеп торырга, әле 16 яшь кенә, игезәкләр, Сәгыйть белән Ильяс Надршиннар, әмма, гәүдәләре бар, көрәк белән карны шәп көриләр. Ярдәмгә район мәдәният йорты ишегалдын җыештыручы ике ир-егет килде. Була бу дип, мин эшкә китеп бардым.   

    Эшкә соңга калып килдем. Бераздан карга баткан машина хуҗасы Лилия ханым шалтырата. Танышып өлгергән идек. “Шундый игелекле балалар үстергәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!”, - дип, бик күңеле булып шалтыратты. Рәхмәт, Лилия ханым, яхшы сүзегезгә. Үземнең дә күңелем булды. Малайларга шалтыраттым, улым, машинасы белән карга баткан Лилия апагыз сезгә бик зур рәхмәт әйтә, бу яхшылылыгыз өчен сезне Аллаһы Тәгалә зурлар, дидем, һәрвакыт шулай кыен хәлдә калганнарга ярдәм итәргә кирәк! Бу карлы көннәрдә бигрәк тә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре