Бер юл һәлакәте берничә кешенең гомерен өзәргә мөмкин
Игътибарлы булыгыз
9 февральдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин итү буенча брифинг узды.
Әле ел башланып кына китте, әмма шушы вакыт эчендә республикада 228 юл һәлакәте теркәлгән, шуларда 40 кеше һәлак булган, 300 кеше яраланган. Дөрес, юл һәлакәтләре сан ягыннан кимегән, әмма узган елның бу чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны арткан.
- Бер кешенең үлеме гаилә өчен генә түгел, хөкүмәтебез өчен дә зур трагедия. Тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу белән бәйле бер юл һәлакәтендә берничә кеше һәлак булырга мөмкин, - диде үзенең чыгышында эчке эшләр министрлыгының ДАИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.
Елның беренче аенда исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан юл һәлакәтләре булган. Шундый сигез һәлакәттә дүрт кеше үлеп, ун кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.
Ел башыннан юлларда 26 бала зыян күргән.
Соңгы вакытта һава торышы да юлда йөрүчеләр өчен кыенлык тудырып кына тора. Шуңа аларга аеруча сак һәм игьтибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләрдән дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау таләп ителә. Мондый һава торышы вакытында кечкенә генә хата да һәлакәткә китерергә мөмкин.
- Ата-аналар, яктылык кайтаручы элементлар турында онымагыз. Чөнки җәяүле катнашында юл һәлакәтләренең күбесе юлның караңгы участокларында була. Исегездән чыгармагыз, үзебезнең, балаларыбызның тормышы безнең кулда, - диде Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Шул ул вакытта юлларның сыйфатын яхшырту да таләп ителә.
Арча районына килгәндә, бу тема буенча без Арча районы эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән сөйләштек.
- Ел башыннан ун исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан транспорт белән идарә итүче тоткарланды. Шуларның икесе кабаттан тотылды һәм аларга карата җинаять эше кузгатылды. Без даими рәвштә "Тоннель" профилактик чаралары үткәреп, эчкән килеш юлга чыкканнарны барлыйбыз. Быел шундый бер чара үткәрелде инде, ел дәвамында бу эшне дәвам итәчәкбез, - диде ул.
Юл һәлакәтләренә килгәндә, аз гына вакыт эчендә безнең районда да зыян күрүчеләр белән ике юл һәлакәте теркәлгән.
- Берсе Чулпан авылында. Сәбәбе - тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу. Анда бер кеше зыян күрде, - диде Рөстәм Хәкимов. - Икенчесе Яңа Кенәр чатында икенче машина белән ике арада дистанция сакламау нәтиҗәсендә килеп чыкты. Анда да бер кеше тән җәрәхәтләре алды.
Район газетасында юл хәрәкәте иминлеге темасы даими яктыртылып бара. Узган ел гына да 23 мәкалә басылган. Моннан тыш социаль челтәрләрдә хәбәрләр чыга. Һәр мәкаләдә мисаллар китерелә, киңәшләр бирелә. Кешеләрнең үзләренә игьтибарлы һәм сак булырга кирәк. Үзебез турында үзебез кайгыртырга өйрәник инде. Юл һәлакәтләре, аларда зыян күрүчеләр, үлүчеләрне күреп сабак алырга иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев