Бер ханым аферистларга 190 мең сум акча күчергән
Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз аферистларга 190 мең сум акча күчергән
Чистайда әби кеше үзен бәлагә юлыккан улы дип белдергән аферистка акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә 82 яшьлек әбигә билгесез ир шалтырата һәм ярдәм сорый. Аның тавышы аңа улы тавышына охшаган кебек тоела. Ир-ат авариягә эләгүе һәм аңа, мәсьәләне хәл итү өчен, ашыгыч рәвештә акча кирәк булуын сөйли.
Куркып калган, әби «улына» ярдәм итәргә булган һәм өенә килгән ир-атка 190 мең сум акча биргән.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-09-2020/tatarstanda-lk-n-yasht-ge-hatyn-kyz-aferistlarga-190-me-sum-akcha-k-cherg-n-5770330
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев