erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер кул белән рул артында 22 ел

Быел да беренчелекне бирмәделәр

Бүгенге әби-бабайларга алай дип дәшә торган да түгел. Кайберләре янында әле: ”Яшьләрең бер кырыйда торсын”, – диярлек.

Өлкәннәр көне уңаеннан Арчада “Автобабай-2023”, “Автоәби-2023” ярышлары үткәрелде.

Беренче тапкыр гына оештырылмый ул. Өлкәннәр көне алдыннан аларның машина йөртү осталыкларын тикшерү матур гадәткә кереп китте. Быел ярышта алты ир-егетебез – Ягъфәр Шәмеев, Рәшид Касыймов, Зәкәрия Шәйхетдинов, Атлас Солтанов, Наил Мөхәммәтҗанов, Дамир Шакиров, биш кыю хатын-кызларыбыз – Наҗия Гыйззәтуллина, Әлфия Дәүләтова, Рәмзия Вәлиева, Альмира Гтауллина, Сәгыйдә Гаязова катнашты.

Бәйге Арча ДОСААФ оешмасында башланып китте. Анда конкурсантлар компьютер артына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды.

– Мин 1969 елдан руль артында. Бер кул белән 22 ел машина йөртәм, – диде Зәкәрия абый.

Бер кулсыз калганнан соң да төшенкелеккә бирелми ул. Таксист булып эшли, әллә нинди ерак юлларга чыгып китә. Машинаны ике кулы да сау-сәламәт кешеләрдән дә остарак йөртә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Атлас Солтанов кул эше остасы гына түгел, тәҗрибәле машина белән идарә итүче дә икән. “15 яшьтә тракторда, комбайнда эшли башладым. 55 ел инде руль артында”,  диде ул.

Тәнзилә Вәлиева Ташкичүдән. Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. “Өммегөлсем” ансамбле белән ил буйлап йөрибез. Гөлфия Мәгъсумова белән ике машинада үз акчабызга ун кеше чыгып китәбез”, – ди. Узган ел ул бу ярышта беренче урынны алган иде. Быел җиңүен кабатлар микән?

Рәшид Касыймов гаиләсе белән Төркмәнстаннан кайтып урнашкан. 1999 елдан Арчада яши. Аңа көч биреп торырга хатыны Альмира ханым да килгән иде. Ул үзе дә машина йөртүче булырга укый.

Ярышта катнашучыларның һәрберсе турында күп итеп язарга була. Алар барда өлкән яшьтә, зур тормыш юлы үткән, тәҗрибә туплаган кешеләр. Бу ярыш алар өчен үз-үзләрен сынау да, әле без булдырабыз, дип бәя кую да.

Чыннан да, булдыралар бит. Теоретик өлешен дә, соңыннан автодромда практиканы да бишлегә биреп чыктылар. Иң яхшыларын сайлап алу очколар аермасыннан гына торды. Беренче урыннарны быел да Тәнзилә Вәлиева һәм Дамир Шакиров яулады. Сәгыйдә Гаязова белән Зәкәрия Шәйхетдинов икенче булды. Альмира Гатауллина һәм Рәшид Касыймов өченче урынны алды. Ә иң төп җиңүче – кыюлык, дуслык, бердәмлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре