erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бер мизгеллек мавыгумы, әллә гомерлек үкенечме?

Тизлеккә кызыгу, кагыйдәләрне санламау беркемгә дә бәхет китерми.

Алты айда районда самокат белән өч, питбайк катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган.
Җәй җитү белән урамнар җанлана. Балаларның шат авазлары, велосипедлар, самокатлар... Бер караганда, барысы да гадәти күренеш кебек. Әмма бу матур күренешнең икенче ягы да бар. Самокатлар саны арткан саен, юлларда куркыныч хәлләр дә ешрак очрый башлады. Бер мизгелгә генә игътибарны югалту, артык тизлек яки юл кагыйдәләрен санга сукмау җитә – нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин.
Арча эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Гибадуллин билгеләп үткәнчә, күпләр әле дә самокатны уенчык дип кабул итә. Әмма электр самокаты – ул транспорт чарасы. Димәк, аны идарә иткән кеше дә юл хәрәкәтендә катнашучы булып санала һәм башкалар кебек үк җаваплылык тота.
Бигрәк тә җәйге каникулларда балаларның самокатта күпләп йөрүе борчу тудыра. Кайберләре ике кеше булып бер самокатка баса, кайберләре автомобиль юлына да курыкмыйча чыгып китә. Ә бит транспорт агымында тәҗрибәсез баланың бер ялгыш хәрәкәте дә җитә.
– Баланың куркынычсызлыгы иң беренче чиратта ата-анадан тора. Самокат бүләк итү генә аз. Аның белән ничек дөрес йөрергә, юлны ничек чыгарга, җәяүлеләрне ничек хөрмәт итәргә кирәклеген дә өйрәтергә кирәк, – дип искәртә Рөстәм Гибадуллин.
Ул еш очрый торган хокук бозуларны да атый. Самокатчылар тротуарда артык тиз хәрәкәт итә, җәяүлеләр арасыннан “зигзаг” ясап үтә, колакчын киеп йөри, караңгы вакытта яктылык кайтаргычсыз чыга. Боларның һәркайсы фаҗигагә китерергә мөмкин.
Иң хәвефле урын – юл чатлары. Күпләр самокаттан төшмичә генә, автомобиль юлын аркылы чыгып китәргә ашыга. Машина йөртүче һәрчак самокатның тизлеген дөрес бәяләп өлгермәскә мөмкин.
– Юлны чыкканда самокаттан төшеп, аны кулдан алып чыгу – гади генә таләп түгел. Ул кеше гомерен саклап кала торган кагыйдә, – ди Рөстәм Радикович. – Без самокатка каршы түгел. Киресенчә, ул уңайлы һәм заманча транспорт чарасы. Әмма һәр уңайлыкның үз бәясе бар. Бу бәя – тәртип, игътибар һәм җаваплылык. Юлда машина йөртүче дә, велосипедчы да, самокатчы да, җәяүле дә бердәй хокуклы. Әмма һәркемнең хокукы икенче кешенең иминлеге башланган урында тәмамлана. Шуңа күрә тизлекне акыл белән сайлау, җәяүлеләргә юл бирү, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү – закон таләбе генә түгел, кешелеклелек билгесе дә. Юл хаталарны кичерми. Берничә минутка отылган вакытны кире кайтарып була, ә югалган сәламәтлекне, кайчак гомерне – юк.
Юлда иң мөһиме – тиз барып җитү түгел, исән-имин кайтып җитү. Бу һәр төр транспортка кагыла. Рөстәм Гибадуллин белән 2026 елның алты ае мәгълуматларын барлыйбыз. Саннар буенча узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кимү ягында. Әмма бу очракта чагыштыру дөрес түгелдер, мөгаен. Чөнки төп урында кеше гомере, сәламәтлеге.
2026 елның алты аенда районда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда 1 кеше һәлак булган, 12 кеше (2 бала) төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Узган ел алты айда 14 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше үлеп, 15 кеше (4 бала) зыян күргән булган.
Алты ай эчендә 2626 административ хокук бозу теркәгән. Узган елның бу чорында 2368 булган. Һаман шул бертөрле сәбәпләр – алкогольле эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән 9, рөхсәт ителмәгән урында алда баручы машинаны узарга чыккан 119, куркынычсызлык каешы такмаган 951, балаларны махсус утыргычсыз йөрткән 100, штрафны вакытында түләмәгән 202, машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз идарә иткән 15, аны алдырып та руль артына утырган 13, җәяүлеләргә юл бирмәгән 197 очрак. Җәяүлеләрнең үзләре катнашында да 154 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.
– Юлда һәркемнең бер генә максаты булырга тиеш – исән-имин кайтып җитү. Самокат белән идарә иткәндә дә шул ук кагыйдә гамәлдә, – ди Рөстәм Радикович. – Тизлеккә кызыгу, кагыйдәләрне санламау беркемгә дә бәхет китерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре