erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәмлектә - көч!

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз безнең теләктәшлекне һәрчак тоеп торырга тиеш.

25 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

– Бүген без бик җитди сөйләшүгә җыелдык, – дип  башлады ул сүзен. – Без контракт буенча хәрби  хезмәткә туплау буенча дәүләт тарафыннан җиткерелгән бурычны үтәргә тиеш. Бу юнәлештә эшне үзгәртү  таләп ителә. Моның өчен предприятие һәм оешмаларның, гомумән, район халкының уртак тырышлыгы кирәк.
Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова үз чыгышында Арча районы халкы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга һәм Лисичанск шәһәре халкына күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Район халкы җыйган 125 тонна (30 миллион сумлык) гуманитар ярдәм төялгән 16 йөк махсус хәрби операция зонасына озатылды. Ул бу ярдәмне оештыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт җиткерде. Алсу Фирдәүсовна җыелышта катнашучылардан һәм район халкыннан активлыкны киметмәүләрен сорады.

– Анда ут эчендә булган егетләребез безнең бердәмлекне, ярдәмне һәм теләктәшлекне һәрвакыт тоеп торырга тиеш. Алар үз  сәламәтлекләре, хәтта гомерләре бәрабәренә безнең иминлекне тәэмин итүләрен онытмасак иде!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов  контракт буенча хәрби хезмәткә кагылышлы  саннарга тукталды. Ренат Мансурович үзләренә җиткерелгән йөкләмәләрне үтәүгә намус белән караган АСПК, Сөт комбинаты, “Ватан“, “Кырлай“, “Игенче“  ширкәтләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Дәүләт  тарафыннан районга куелган бу мөһим бурычны башкарып чыгу өчен ул һәр оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы берләшмәсе, авыл җирлекләренә йөкләмәләр җиткерде.
Әлеге сөйләшүгә йомгак ясап, Илшат Нуриев дәүләт тарафыннан Арча районының социаль-икътисади үсешенә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. “Без республикада тормышка ашырылучы 50 программаның 39ында катнашып шушындый катлаулы чорда да яңа юллар, мәктәпләр, мәдәният йортлары төзибез, яңартабыз. Шулай булгач, үзебез дә дәүләт тарафыннан куелган хәрби бурычны үтәүгә җитди карарга тиеш“, – диде район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X