Бу турыда Гөберчәктәге М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина хәбәр итә.
- Яңа елда беренче кунаклар - Казан шәһәреннән дәү әниләренә кунакка кайткан Ралинә, Самира Нигъмәтҗановалар булдылар, - дип сөйли Халидә Габидуллина. - Алар музейда ирекле темага рәсем ясадылар, төсле утлар белән яктыртылган комда кыш бабай белән чыршыны уенчыкларга төрделәр, төсле кәгазьләрдән апликация дә ясарга өлгерделәр. Кызларга кыш бабай татарча әкият китабы калдырган иде, бүләкле дә булдылар
Нет комментариев