Бергә булулары күңелле дә...
Җәйге каникуллар.
1 июльдән 16 июльгә кадәр Арча педагогия көллияте базасында татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендә “Без Тукай оныклары “ТатАрчаҖәй” төбәкара җәйге ял аланының беренче сменасы эшләде.
16 июльдә лагерьның беренче сменасын ябу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты.
Лагерьның беренче сменасында илебезнең 12 төбәгеннән 150 бала ял иткән. Балалар ял итеп кенә калмаган, ял эчтәлекле, файдалы чаралар белән аралашып барган. Татар теленең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын өйрәнгәннәр. Көллиятнең иң актив, булган, махсус әзерлек узган студентлары әйдәманннар булганнар. Бөтен чаралар татар телендә уздырылган.
Сменаны ябу тантанасында әлеге балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Г.Тукай әсәрләрен оста итеп театральләштереп күрсәттеләр.
Республиканың мәгариф һәм фән министры И. Һадиуллин лагерь эшчәнлегенә югары бәя бирде, өлеше кергән һәркемгә рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев