erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бергәләп тотынсак, без – зур көч

Тамчылардан да күл җыела.

Азат 2022 елның 26 сентябрендә мобилизацияләнә, 1 октябрьдән хатыны Алинә Латипова волонтерлар төркеменә кушыла.

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыру максатыннан төзелгән “Арча, без бергә” төркеме ул.

Биш хатын-кыз – Алинә Латипова, Гөлия Гарифҗанова, Юлия Гайнетдинова, Алсу Нуриәхмәтова бөтен күңелләрен биреп бүгенге көнгә кадәр шушы эшне алып бара. Аларның исемнәрен, хәтта телефон номерларын  хәзер бөтен район кешесе белә.                                                                                                                                                                                     

– Халык бик актив булды. Рәхмәт барысына, олысына-кечесенә, ярдәм иттеләр. Тик махсус хәрби операция бетмәде әле, бара. Андагылар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ветераннар советы бик күп көч куя. Өлкәннәргә рәхмәттән башка сүз юк, пенсияләреннән өлеш чыгарып бер оекбаш булса да кертеп чыгалар. Зур оешмалар, шәхси предприятиеләр ярдәме дә бик кирәк. Туганнары булмаганнар да читтә калмаслар дип өметләнәбез.

Безгә өметләнәләр, тиз арада бездән ярдәм көтәләр. Җәй, бакчаларда эш вакыты икәнен дә, балаларны мәктәпкә әзерләргә кирәклекне дә беләбез һәм аңлыйбыз. Әмма безне дә аңласыннар иде – үзебез өчен түгел, махсус хәрби операция барган зонадагылар өчен сорыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Зур оешмалар күбрәк ярдәм итсен иде, дисез. Аларга үрнәк итеп куярлык оешмаларны әйтеп үтегез әле.

– Хакимияттә эшләүче кызлар коры ашлар ясый. Бөтен әйберен үзләре ала, киптерә, тутыра. Кайчан барасыз, дип кенә сорыйлар, шунда ук эшкә тотыналар. Егетләргә әлеге ашлар бик ошый. Кибет хуҗасы Рөстәм тиз арада үз бәясеннән әйберләр алып кайтып бирә, үзеннән дә зур өлеш кертә. Мәктәпләр – укытучылар, укучылар, әти-әниләр уку елы дәвамында бик зур тырышлык куйды.

– Хәзерге вакытта егетләр нәрсә сорый?

– Иң беренче чиратта без исемле посылкаларны җибәрәбез. Икешәр машина әйбер киткән вакытлар да булды. “УАЗ” машинасы эштән чыккан, икенче кирәк, дип район башлыгы Илшат Нуриевка җиткердек. Ул кыска вакыт эчендә аны да табып бирде. Башка кирәк-яракларны да сорыйлар. Тамчылардан да күл җыела. Бергәләп тотынсак, без зур көч. Акчаны Алсу Валижановнага 89655979303 номерына (сбербанк) күчерергә була. Без Галактионов урамы, 27 йортта күпфункцияле үзәк бинасында утырабыз. Шалтыратыгыз, каршы алабыз. Минем телефон:  89586250536.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре