Без бергә, ышанабыз!
Без волонтер Алинә Латыйпованы редакциягә кунакка чакырдык.
Без волонтер Алинә Латыйпованы редакциягә кунакка чакырдык. Хәлләрен сорашып, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм җыеламы, нинди проблемалар бар – шул хакта сөйләшеп утырдык. Сүзне, без белсәк тә, белмәүчеләр бардыр, үзе белән таныштырудан башладык.
– Җиңү волонтерлары хрәкәтенең инициатива төркеме җитәкчесе булам, – дип башлады ул сүзен. – Безнең төркем рәсми рәвештә 2022 елның 1 октябреннән оешты. 2022 елның 24 сентябрендә өлешчә мобилизация башланды. Минем ирем Азат шушы мобилизациягә эләкте.
– Ә сез ничек волонтер булып киттегез?
– Авыр вакытларда кеше белән аралашасың бит инде. СВОга теге кешене алганннар, бу киткән икән дип сөйләшәбез. Кызыксынулар, сораштырулар да күп: анда мобилизацияләнгән ир-егетләрне җыйган “Казан Экспо”да хәлләр ничек? Нәрсә кирәк икән? Безнең Арчада шушы темага сөйләшү, аралашу өчен интернетта дүрт төркем җыелды. Һәрберсендә берәр администратор. Менә шулай үзеннән-үзе оешып киттек. “Казан Экспо”га ирләребезгә кирәк әйберләрне алып бара башладык. Аралаша торгач, ялгызлар, якыннары булмаганнар ачыкланды. Я әти-әниләре олы кешеләр. Аларга кирәк әйберне кем алып килә? Без дә күмәкләшеп ярдәм итмәгәч, кем ярдәм итәр? Исемлек төзеп, 2022 елның 1 октябрендә мин, Юлия, Алия, Зөлфәт район башлыгына кердек. Шундый хәл, без нишләргә белмибез, булышасыбыз килә, безгә киңәш, ярдәм кирәк дип, хәлне аңлаттык. Район башлыгы безне игътибар белән тыңлады, үзенең киңәшләрен бирде, ярдәм итәчәген әйтте. Безгә, волонтерларга, махсус бүлмә бирделәр. Счет ачып җибәрдек. Башта бик күп сүзләр ишеттек: мошенниклар һ.б. дип. Әмма без бернигә карамый башлаган эшне дәвам иттек. СВОга чакырылучыларга юл капчыгы, оекбаштыр, футболка, бутыйдыр һ.б. җыя башладык. Нәрсә генә юк иде анда. Кирәк әйберләрне җыеп, атнага бер тапкыр булса да Казанга Экспога барабыз. Кайтканда инде кирәк әйберләрен язып алып кайта идек.
– Сез анда баргач, башта кем белән элемтәгә чыга идегез?
– Юк, алай рәсми рәвештә алдан сөйләшеп кую юк иде. Баргач, без Арчадан волонтерлар, дип әйтә идек. Сакчылар: “Арча килде!” – дип хәбәр итәләр. Шуннан арчалар безнең янга килерләр иде. Без әйберләр төяп, “Газель” белән киләбез.
– Искә төшерик әле, ирегезне махсус хәрби операциягә кайчан озаттыгыз?
– 2022 елның 26 октябрендә ир-егетләр беренче тапкыр СВОга киттеләр. Минем ирем Азат та беренче чакырылышка эләкте. Гуманитар ярдәм машинасы беренче тапкыр СВОга 2022 елның ноябрь ахырында кузгалды. Кая, нәрсә, ничек – машина билгесезлеккә чыгып китте. Башта Казаннар барды. Алар үзләренең мәрхәмәтлек фондын да оештырдылар. Декабрьдә безнең Арчадан гуманитар ярдәм төягән машина китте. Алар инде юнәлешләрне, кая барасын белеп юлга чыкты. Безнең белән бергә эшләгән Зөлфәт Кадыйров та машина белән барып йөри башлады.
– Ә сезнең үзегезнең гуманитар машинада барганыгыз юкмы?
– Барганым юк. Бик барасым килә. Ирем Азат рөхсәт итми.
– Ирегез кайда эшләде?
– Ул электрик. Казанда эшләде.
– Ә сез кем булып эшлисез?
– Арча районында “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү фондының рәсми социаль координаторы. Мин ирем Азат мобилизацияләнгәндә 8 айлык балам белән декретта идем. Хәзер аңа 3 яшь. Олысына 13 яшь.
– Шактый вакыт үткән. Гуманитар ярдәм белән ничә машина барды икән?
– Күп. Санын әйтә алмыйм. Ай саен без аз дигәндә ике машина җибәрәбез. “Газель” дә, башка машиналар да бара.
– Бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Гуманитар ярдәм җыю белән мәшгульбез. Безнең үзебезнең инициатив төркем бар. Шушы чор эчендә безнең төркемгә килгәннәр һәм киткәннәр күп булды. Иң беренчеләрдән без Юлия Галәветдинова белән мин генә калдым. Хәзерге вакытта безнең белән Алсу Нуриәхмәтова, күп балалы әни Диана Гыйззәтуллина, Гөлия Галимҗанова, Гөлназ белән Фәрит абый һәм безгә булышучы бик күп дуслар белән эшлибез. Безнең командада 15ләп кеше. Алсу Нуриәхмәтова үзенең шәхси ноктасында футболкалар, спорт штаннары һ.б. әйберләр тегеп китерә. Ә без аңа, ә нишләп син читтә йөрисең, әйдә безнең белән, дидек. Шулай итеп Алсу үзеннән-үзе безгә кушылып китте. Машина белән гуманитар ярдәмне алып баручылардан Арчадан Рүзәл Хәбибуллин, Ришат Баһаветдинов, Балтачтан Тәлгат абый Газизовка бик зур рәхмәт. Шулай ук безгә ветераннар, Арча педагогика көллияте, агросәнәгать көллияте студентлары, мәктәп укучылары һ.б. да булыша.
– Игелекле эш башкарасыз.
– Күпләр безне акчага эшли дип уйлый. Сезгә түләмиләрмени дип сораган кешеләр дә бар. Кайвакыт без кич белән эштән соң сәгать 5тән соң киләбез. Кич белән без кайтып киткәндә 10нар да була. Ярдәмне кеше алып килә дә калдыра. Рәхмәт. Ә аны тәртип белән урнаштырасы, савыт, тартмаларга тутырасы, рәтлисе була. Һәрбер батальонга без гуманитар ярдәмгә язылган кәгазьне скотч белән беркетеп куябыз. Кешенең үзенә барып җитсен өчен без аның исем, фамилияләрен язып җибәрәбез.
– Хәзерге вакытта бигрәк тә нәрсә җыясыз?
– Сораулар бик күп. Хәзерге вакытта 500 мең сумлык әйбергә сораулар бар. Инструментлар җыелмасы, бензин белән эшли торган пычкыларга чылбырлар һ.б.
– Сез бу 500 мең сум акчаны каян аласыз?
– Халыктан.
– Бирәләрме?
– Бирәләр. Әмма активлык бераз сүлпәнләнде кебек. Июньдәге гуманитар ярдәмне бик авырдан оештырдык. Без МФЦ бинасында утырабыз. 112нче бүлмәдә. СВОда хезмәт итүчеләргә җиңел түгел. Без бик күп хәрби частьлар белән элемтәдә торабыз. Төрле шартларда хезмәт итүчеләр бар. Аларга азык-төлек, кием, эш кораллары, көнкүреш җиһазлары белән ярдәм кирәк. Менә, хакимият хезмәткәрләре яшелчәләрне, итне киптереп җибәрәләр. Кайнар су саласың – менә дигән тәмле аш – борщ килеп чыга. Өйдән килгән ашау бөтенләй икенче. Алар бит безне көтеп алалар. Егетләр кечкенә генә балалар хатларын да елап укыйлар... Бөек Ватан сугышы вакытында да халык булышкан. Рәхмәт, безгә иң күп булышучылар пенсионерлар.
– Азык-төлектән бигрәк тә нәрсә белән булышырга?
– Ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек һ.б... 15 июльдә Гайфулла абый машина белән китә. Кирәкле әйберләрне җыеп өлгерергә кирәк. Халыкка без ышанабыз. Быел корбан чалдылар. Бик күп кеше ит алып килде.
– Ит барып җиткәнче бозылмыймы?
– Ә без итне туңдыргычта катырдык. Төреп, әйбәтләп озаттык. Бер тәүлектә бозылмыйча барып җитте ул. Тагын бер кабатлап әйтәм, халыктан җыелган гуманитар ярдәм билгесезлектә югалмый, адреслар буенча төгәл кешеләргә барып җитә. Без кая, кемгә җибәргәнебезне яхшы беләбез. Без халыкка ышанабыз. Ахыргача бергә булырга кирәк. Минем телефон: 89586250536.
– Игелекле эшегездә уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев