Без булдырабыз!
Айван авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Яланва хәбәр итә.
Утар -Аты мәдәният йортында
район гаиләләре арасында Гаилә елына багышланган
КВНның авыл, шәһәр Лигасы зона этабы уздырылды. Биредә Утар- Аты, Наласа, Яңа Кырлай, Урта Аты, Арча шәһәре (Айван, Күпербаш, Питомник) һәм Яңасала авыл җирлекләренең жыелма командалары чыгыш ясады. Безнең Арча командасы "КӘРӘЗ" исеме астында чыгыш ясады. Канатлар – җилдә сынала,
Ә осталык – сәхнәдә.
Батырлык яуда уяна,
Ә мәхәббәт - г а и л ә д ә!
Шушы берничә атнада, бер гаиләгә әйләнгән, алны-ялны белмичә бәйгегә әзерләнгән хезмәттәшләргә, безгә ярдәмгә килгән барчагызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.Менә алар:
Гарифуллина Нәсимә Гәйнетдин кызы –
Плодосовхоз авыл клубы мөдире, Вәлиева Миләүшә Фарух кызы –Күпербаш авыл мәдәният йорты җитәкчесе,
Вәлиәхмәтова Сөмбел Альберт кызы –
Күпербаш авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, Сафина Энже Ильгиз кызы- Каенсар авыл клубы мөдире, Тимергалиев Рәсих Рафик улы –“Татавтодор” ачык җәмгыяте ПТО җитәкчесе ярдәмчесе, Фәрхуллиннар гаиләсе :
Миләүшә Зөфәр кызы –Арча станциясе Күпфункцияле үзәк җитәкчесе, Әминә Фоат кызы –Арча шәһәре 2 нче номерлы урта гомум белем мәктәбе 3 сыйныф укучысы, Әсхәт Фоат улы –Арча шәһәре 9 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче,
Ялаева Ләйсән Исмәгыйл кызы –
Айван авыл мәдәният йорты җитәкчесе, безнең сценарий авторы Иванова Алсу Илдар кызы- Күпербаш авыл китапханәсе житәкчесе, безнең алыштыргысыз егетләребез: жырчыбыз Хисаметдинов Ильназ,аппаратура артында утыручы Нурмөхәммәтов Данис. БЕРГӘ БУЛГАНДА БЕЗЗЗЗЗ БУЛДЫРАБЫЗЗЗ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев