erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Бездә кунакта «Идел» һәм «Ялкын» журналлары баш мөхәррирләре

Кызыклы очрашу булды.

Арчага "Идел" һәм "Ялкын" журналлары баш мөхәррирләре Гөлүсә Закирова һәм Илназ Фәзуллин кайтты. Арча үзәк китапханәсендә очрашу булды. Мәктәп укучылары, Арча педагогия көллияте студентлары килде. Баш мөхәррирләр яшьләрне үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакырдылар. Язарга, иҗат итәргә өндәделәр. Каләм яза-яза шомара. "Журналларның кәгазь формасы бетмәсме,  электрон язмаларга күчеп бетмәбезме, дигән сорау да күтәрелде."Кәгазьдә басылу ул тарихка кереп калу, ташка басу дигән сүз. Ә электрон язмалар юкка чыгарма мөмкин бит", - дип җавап бирде Гөлүсә Закирова.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев