erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Безнең урманчылар булдыра

10 мартта Арча урманчылыгы хезмәткәрләренең 2020 ел йомгакларына багышланган конференциясе булды.

Анда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин хисап чыгышында куелган бурычларның уңышлы үтәлүе турында сөйләде. 2020 елда техника паркы яңарган, янгыннар булмаган, урманчыларның хезмәт хаклары арткан.

Министр Арча урманчыларының хезмәтен югары бәяләде, киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте, бурычлар куйды.

Район башлыгы урманчылык коллективының район тормышында мөһим урын тотуын билгеләп үтте, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Соңыннан хезмәт алдынгыларын бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре