erid:2VtzquqpS7d
Безнең гаиләбез
Арча яңалыклары

Безнең гаиләбез

Түбән Атыдан Айгөл Хәсәнова гаиләсе турында шигырь язган.

Безнең гаиләбез

Әтиебезнең исеме Айрат,

Һәр эшен эшли ул җайлап.

Гаиләбезне бик-бик ярата:

“Кызларым сез!”-дип җан ата.

Әти өйдә булганда һаман

Әни елмаеп-көлеп тора.

Әти  эштән кайтып кергәч,

Йортыбыз гөрләп тора.

Әти,  безне  тәртипкә өнди:

Эшли  белә эшнең барысын!

Төпле акыл белән гаиләбезне

Туры юлдан алып баручы син!

Гөлназ апага да зур рәхмәт:

Безне барлык эшкә  өйрәтә.

Апа булгач,өйдә рәхәт:

Һәрбер сүзе  шифа йөрәккә.

Кичләребез күңелле безнең

Шаулап тора йортыбыз.

Гаиләбез гел түгәрәк булсын-

Шул безнең төп теләк-уебыз.

 Хәсәнова Айгөл,Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең IX сыйныф укучысы.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев