erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнең ярдәм, ышаныч, өмет кирәк аларга

Бүгенге вәзгыять тә безне бердәмлектә сыный.

Бердәмлектә көч. Ул сугыш чорында тылдагыларны да, фронттагыларны да коткарган. Бүгенге вәзгыять тә  безне бердәмлектә сыный.

25 сентябрь көнне махсус хәрби операция барган зонага гуманитар йөк белән тагын бер машина китте.

– Аны төяүдә Арча педагогика көллияте һәм гуманитар техникум, Саба районы егетләре булышты, – диде волонтер Юлия Гайнетдинова. – Җәй айларында эшебез бераз тоткарланды, ярдәм итүчеләр аз булды, склад та буш торды. Хәзер, әйдәгез, тагын ныклап, бөтенебез бер булып эшли башлыйк.

– Контракт белән китүчеләргә дә ярдәм итәргә кирәк. Алар да безнең егетләр. Туктану ризыклары, оекбашлар, футболкалар һәм башка көндәлек кирәк-яраклар җибәрми булмый, – диде волонтер Диана Гыйззәтуллина. – Минем ирем махсус хәрби операция барган зонада. Ярдәм килсә, бар да сөенә, ди. Аларга безнең ярдәм, безнең ышаныч, безнең өмет кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 25 сентябрь көнне бөтен булган әйберне төяп җибәрәбез. Киләсе йөк  октябрь урталары тирәсендә китәр, дип өметләнәбез. Тик, кызганыч, бүгенгә склад бушады. Кирәкле әйберләр җыелмый икән, гуманитар йөк тә китмәячәк. Чөнки акча да, әйбер дә калмады, – диде волонтер кызлар.

Шушы көнгә кадәр җиң сызганып тырыштык. Бөтен халык бу изге эшкә кушылды. Алда озын көз, салкын кыш. Егетләребез – ирләребез, улларыбыз, әтиләребез безнең кебек җылы урын-җирдә ятмый, өстәл артында утырып берсеннән берсе тәмле ризык ашамый. Алар бар булганга канәгать. Бары безнең онытмавыбызны тойсыннар, бездән килгән әйберләргә сөенсеннәр иде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Без бердәм булып тотынсак, зур елга хасил булырга мөмкин. Чөнки безнең халык киң күңелле, изге җанлы.

Нәрсәләр кирәк соң? Бу сорауны без Юлиягә бирдек. Ул исемлек күрсәтте. Дымлы салфеткалар, сөлгеләр, кырыну станоклары, оекбашлар, эшләү өчен перчаткалар, эчке киемнәр, футболкалар, кечкенә бармак, бармак батарейкалары, ризыклардан тиз әзерләнә торган ашлар, токмач, карабодай, дөге  ярмалары, консервалар, тушенкалар, ролтон, консервланган боткалар, чәй, шикәр, кофе, конфетлар, тәмәке, зажигалкалар һәм башкалар кирәк. Алырга көч җитмәслек әйбер юк.

– Арча үзәгендәге, станциядәге “Магнит”, “Тайд-Фойл”ның “Аргамак”, Шәрыкъ бистәсендәге “Вамин” кибетләрендә каплар куелган.  Аларга салып калдырырга да, хакимият ишегалдындагы складка китерергә дә була. “1000 мелочей” кибетеннән әйбер алып, анда ук калдырып китәргә дә мөмкин, – диде Юлия Гайнетдинова. – Ә акча күчерергә теләүчеләр өчен телефон номеры – 89655979303 (Алсу Валижановна). Алдан ук рәхмәт сезгә. Әйдәгез, ахырга кадәр бергә булыйк, бердәм булыйк. Шул очракта җиңәчәкбез дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре