Арчага "Ковид-19"га каршы вакцина кайтты.
Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова: "Районга барысы 40 данә вакцина кайтты, -- дип хәбәр итте. -- 15 кешегә вакцина ясалды. Медицина, мәгариф, транспорт хезмәте күрсәтүчеләргә ясалды. Вакцина ясатучылар үзләрен яхшы хис итәләр. Вакцина ясар алдыннан һәркем җентекләп тикшерелде. Антитәнчекләре булганнарга вакцина ясалмады. Бу процедурадан куркырга кирәкми. Вакцина ясатырга теләүчеләрне поликлиникада көтеп калабыз.
Нет комментариев